«Тау Иле»ндә хезмәте дә күп, уңышы да куандыра
Авыл хуҗалыгында бүген бер эшне икенчесе алыштыра. Иркенәеп, киң сулыш алырга вакыт юк. Табигать шартларының уңай торган чагында терлек азыгын әзерләп, урнаштырып каласы бар. Шушы көннәрдә без дә «Тау Иле» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативының эше белән якыннан танышу өчен Иделаръягына юл тоттык.
Без килгәндә җаваплы көн - хуҗалыкларга печән тапшыралар иде. Хуҗалык рәисе Әмир Заһидуллинны да кырда очраттык. Ул безне, һәрвакыттагыча, елмаеп каршы алды.
- Әмир Мәхмүтович, хәлләрегез ничек, эшләрегез барамы?
- Яхшы дип әйтсәм, арттыру булыр, Аллаһка шөкер, район буенча начар түгел. Язгы чәчүне әйбәт кенә тәмамлаганнан соң, үләннәрне чүптән, корткычлардан саклау белән мәш килдек. Быел агу бәясе бермә-бер артты. Узган ел литры 700 сум булса, быел 1400гә алырга туры килде. 500 мең сумны шуңа гына чыгарып салдык, аның каравы, нәтиҗәсе күренә. Кырларыбыз чиста. Яңгыр яумады дип тә зарлана алмыйбыз. Кайбер районнарга корылык яный бит. Уңыш елдагыча булыр дип ышанып торабыз. 500 гектар җирдә язгы чәчүне башкардык. Бодай, борчак, кукуруз чәчелде. 200 гектарда - күпьеллык, 70тә берьеллык үлән чәчелде.
- Әлбәттә, тырышып куйган хезмәтнең канәгатьләндерерлек нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләдегезме?
- 475 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуның 150се - савым сыерлары. 450 тонна сенаж, 200 тонна печән әзерләдек. Сыйфаты зарланырлык түгел, яңгырга эләгеп чыланмады, вакытында җыеп алдык. Азык җитәрлек. Бер атнадан берьеллык үләнне сенажга сала башлыйбыз.
- Барысы да әйбәт кебек, шулай да күңелегезне бүген нәрсә тырный?
Алия ГАЯЗОВА.
Язманың тулырак вариантын газетаның 50нче саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев