Татхәрбикомиссариатта кайсы табибларны контракт төзергә чакыруларын аңлаттылар
Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
Фото: © «Татар-информ»
«Махсус контракт буенча хәрби хезмәт үтүнең аерым шартлары билгеләнә, шул исәптән хәрби хезмәтне бары тик медицина профилендәге хәрби вазифаларда узу гарантияләре, шулай ук контракт вакыты тәмамлангач хәрби хезмәттән азат ителү мөмкинлеге. Контрактта каралган аерым шартлар контрактка өстәмә кушымтада ныгытыла», – дип сөйләде Егор Горячев.
Ул хәзерге вакытта ординатор, белгеч табиб, фармацевт, фельдшер һәм башка күп вазифалар буш икәнен төгәлләштереп үтте. Барлык вазифалар турында Казанның контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктында белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү 2,9 млн сум тәшкил итә. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм ПФОда иң югарысы. Нәкъ менә Татарстанда бүгенге көндә МХО катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен ярдәмләүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан сайлап алу пунктында хәрби исәпкә алу белгечлеге һәм кандидатның шәхси теләге буенча катгый эшлиләр – вакансияләр барлык хәрби округларда һәм гаскәр төрләрендә бар. Хәзер өч төп юнәлеш буенча сайлау бара: Очкычсыз системалар гаскәре, Африка корпусы һәм Үзәк хәрби округ бүлекчәләре.
Татарстанда хатын-кызлар да контракт төзи ала. Алар өчен төп таләп – медицина белеме булуы һәм хәрби часть командирының мөнәсәбәте.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев