Яшәеш
Тату гаилә – көчле ил
Казанда «Гаиләне алмаштыручылар ассамблеясе» бөтенроссия конкурсының республика этабында ярышлары булды.
Конкурс биремнәре арасында иҗади номерлар, визитка күрсәтү, мастер-класслар бирү һәм башка шундый кызыклылары бар иде.
Яшел Үзәннән күп балалы Римма һәм Илфар Лотфуллиннар гаиләсе финалга чыгып аздан гына төп җиңүче була алмыйча калды - Гран-при Чаллыга китте. Ә Лотфуллиннар гаиләсе өчен иң мөһиме - зур тату гаилә булып яшәү һәм башкаларга да гаиләнең төп тормыш кыйммәте булуын күрсәтү.
Татарстанда барлыгы 12 мең ятим бала яши һәм шуларның 95 проценты - чит гаиләдә, 500е ятимнәр учреждениеләрендә тәрбияләнә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев