Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкы өчен күчмә хезмәтләрне бер графикка берләштерде

Татарстан авылларында яшәүчеләргә уңайлырак хезмәт күрсәтү максатыннан, «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк үзара килешү төзеп, үзләренең күчмә бүлекчәләре — автолавкалар һәм мобиль банк офислары — эш графикларын синхронлаштырды.

Фото: agro.tatarstan.ru

Хәзер авыл кешеләре бер юлы берничә мөһим мәсьәләне хәл итә алачак: азык-төлек сатып алу да, финанс операцияләре дә бер үк вакытта башкарыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билгеле булганча, «Татпотребсоюз» республиканың 2 меңнән артык торак пунктын товарлар белән тәэмин итә, шуларның 1300енә махсус 135 автолавка хезмәт күрсәтә. 2025 елда ваклап сату күләме 6,7 млрд сумга җиткән. Аерым игътибар мобиль сәүдәгә юнәлдерелгән. Заманча җиһазландырылган һәр автолавка — ерак авылларның тормышында зур ярдәмче. Ул азык-төлектән тыш, кулланучылар җәмгыятьләре үзләре әзерләгән продукцияне дә тәкъдим итә. Ай саен бер автомашина 390 мең сумга кадәр әйләнеш китерә, ә авыл халкы өчен ул яшәүнең аерылгысыз өлешенә әверелгән.

Сбербанкның мобиль офислары исә стационар бүлекчәләре булмаган авылларда банк хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итә: карталар рәсмиләштерү, счет ачу, акча күчерүләр, түләүләр, шулай ук белгечләрдән киңәшләр алу мөмкин. Автолавкалар белән бергә эшләү аеруча өлкән яшьтәгеләргә һәм хәрәкәтләре чикле кешеләргә зур уңайлык тудыра. Чөнки аларга көндәлек товарлар өчен дә, финанс мәсьәләләре өчен дә аерым чыгарга кирәкми.

Синхронлаштырылган чараларның төгәл графикларын махсус сылтама буенча күреп була.

Авыл халкының күпсанлы фикерләре күрсәткәнчә, автолавкалар товар белән тәэмин итүдән тыш, әле аралашу, заказлар бирү, үз теләкләрен белдерү үзәге булып та хезмәт итә. Хәзер Сбербанк мобиль офислары белән бергә бу хезмәт тагын да отышлырак һәм нәтиҗәлерәк.

Мондый яңача мөнәсәбәт социаль ярдәмне көчәйтергә, ерак районнардагы халыкның тормышын җиңеләйтергә, шулай ук җирле эшмәкәрләргә продукция сатуның уңайлы юлын булдырып, икътисадны үстерүгә ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев