Июль аенда Яке якларына шәхси эшмәкәрләр семинарына баргач, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Рәис Шәрифҗанов кырларында да булырга туры килде.
Анда безне, орлыктан утыртып, шул ук елда «баш-баш», берсе-берсе 800әр граммлы булып үсеп өлгерүче «Эксибишен» сортлы суган белән бик кызыксындырганнар иде.
Җәй уртасында, безнең үз бакчаларыбыздагы гади суганнан берни белән дә аерылып тормаганга, аның шундый зур булып үсәчәгенә күңелнең бер читендә шик тә бар иде, хәтта. Алдамаган Рәис! Бер көнне редакциябезгә Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллина Фирая ханым нәкъ менә шул «баш кадәр» суганнарны алып килеп, барыбызны да шаккатырды. «Өлгергәч күрсәтермен, болары да былтыргыларыннан ким булмаячак аның», - дигән сүзләрендә торган Рәис. Ай, афәриииин! Менә хәзер үз күзләребез белән күреп, сусыл һәм татлы суганны авыз итеп карагач, чынлап та ышандык инде. Татар тотып карамыйча ышанмый, ди бит, шуның белән үзебезнең чынлап та татар булуыбызны да исбатладык җитмәсә.
Алдагы елларда да шундый мул уңышларыңа сөенергә язсын, Рәис!
Гөлнара Вәлиева.
Нет комментариев