Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татлы борыч үстерүчеләргә кайбер киңәшләр

1.Әгәр җәй башында үсентедә борычлар яралган һәм башка чәчәк атмый икән, теге борычларны өзеп атарга кирәк. Мондый процедурадан соң борыч икеләтә энергия белән чәчәк ата башлый, ә сезон ахырына ике тапкыр күбрәк уңыш бирәчәк.

2.Борычның тамырлары һава ярата. Ә моңа бары тик туфракны йомшартып кына ирешеп була.
3.Борыч ачык грунтка һава температурасы +20-25 градуска кадәр җылынганда гына утыртыла. Әгәр салкында утыртсагыз, тиешле уңышны җыя алмыйсыз. Иртәрәк бары тик пленка астына яки парникка гына утыртырга кирәк.
4.Күләгәдә борычлар өскә, яктылыкка тартыла һәм җилдән ава. Мондый вакытта инде үсентеләр чәчәккә бөреләнми. Борычлар яктылык җитмәүдән интекмәсен өчен аларны сирәгрәк утыртырга кирәк. Бер-берсенең арасы 25 сантиметрдан да ким булмасын, ә рәт арасы 60 см булырга тиеш.
5.Якын утыртылган борычлар бер-берсен җилдән, авасыннан сак­ласа да, аларны барыбер бәйләргә кирәк. Югыйсә җил аларны барыбер аудара һәм тамырлары өскә калкачак.
6. Борычлар салкыннан гына түгел, эсседән дә курка. 35 градус эсседә аларның чәчәкләре коела башларга мөмкин. Борыч суны ярата, әмма артык дым да кирәкми. Борычлар, кыяр кебек, аз-азлап, әмма еш су сипкәнне ярата. Тамчылап сибенү оештырсагыз, тагын да яхшырак.
7.Тамырлары зыян күрмәсен дисәгез, ачык грунтка утыртканда борычларны үскән стаканнан аударырга гына кирәк. Тамырлары яхшы үссен дисәгез, хәтта пикировкаларга да киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев