Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанстат баланы беренче сыйныфка җыяр өчен, күпме акча кирәк булуын ачыклады

Быел Татарстанда малайлар өчен кием һәм аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия кирәк-яраклары кергән беренче сыйныф укучысының база җыелмасы бәясе кызларныкына караганда 3000 сумга кимрәк булган.

Статистика буенча, беренче сыйныфка малайны уртача 18 700 сумга, ә кызны 21 800 сумга җыярга кирәк булачак. Шул ук вакытта мондый җыелмаларның бәясе узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 8,7% ка һәм 6,5% ка арткан.

База җыелмасына спорт костюмы, ике футболка, биш пар носки яки гольф, өч пар колготки һәм һәр сезонга бер пар аяк киеме керә. Моннан тыш, малайларга ике пар чалбар һәм өч күлмәк, ә кызларга – өч блузка, ике күлмәк һәм ике итәк кирәк. Шулай ук җыелмага биш дәреслек һәм дүрт дәфтәр, бишәр карандаш һәм ручка, бер фломастер җыелмасы һәм альбом керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев