Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның М-7 трассасында автобуслар бәрелешү сәбәпле кеше гомерләре өзелгән

Пассажирлар утырган автобусларның берсе Уфа – Чаллы маршруты буенча барган, башка автобуста йөртүче генә булган.

Бүген, 11 октябрь көнне, Минзәлә районындагы «Волга» М7 автомобиль юлының 1105 кмында КамАЗ автобусын йөртүче, беренчел мәгълүматларга караганда, сулга борылганда юл бирмәгән һәм Ютонг автобусы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, КамАЗ автобусының ике пассажиры урында вафат булган, йөртүче һәм тагын 9 пассажир зыян күргән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев