Татарстанның иң танылган буйдагы «камыт киде»
Социаль челтәрләрдә мәҗлескә чакырылган бихисап кунаклар тарафыннан төшерелгән беренче фото-видеолар да пәйда була башлады.
Танылган буйдакларының берсе, популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр өйләнде.
Социаль челтәрләрдә мәҗлескә чакырылган бихисап кунаклар тарафыннан төшерелгән беренче фото-видеолар да пәйда була башлады. Аларның кайберләрен Ренат үзе дә сторисларына күчереп куйган. Туйдагы бөтен кешеләр сокланган мизгел – кәләшнең Ренатка багышлап җыр башкаруы булган. Әлеге видеоны Айваз Садыйров социаль челтәрләргә куйды. «Кияү, хисләнүдән, чүт аңын югалтмады», – дип яза ул бу турыда. Чыннан, кәләше үзенә багышлап: «Синнән башка яшәү яшәүмени?» – дип җырлаганда, Ренатның, хәтта ки, күзләре яшьләнә.
Сторислардан аңлашылганча, Ренат белән Айгөл башта мәчеттә никах укытканнар. Никах өчен аларның икесенең дә милли стильдәге киемнәр сайлаган.
Ә кич белән яшьләрнең туй мәҗлесе гөрләгән. Туйны Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиевлар алып барган.
Туйга килгән кунакларны, популяр җырчыларны, яшьләрнең беренче биюен, гомумән, бәйрәмнән атмосфераны түбәндәге видеоларда карый аласыз.
Ренат үзенең сөйгән кызына тәкъдимне дусты Илсөя Бәдретдинова концертында ясаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев