Татарстанның ике шәһәрендә газ белән бәйле гадәттән тыш хәл булды
Бу хакта “Татар-информ”га ТР Торак инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Казанда ике кеше – 41 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз су өчен газ җылыткычын кулланганда үзләрен начар хис иткән, әмма хастаханәгә барудан алар баш тарткан. Йортта техник хезмәт күрсәтү узган елның июлендә үткәрелгән булуы ачыкланган. Тикшерү торак йортта төтен суыргычында (дымоход) көчсезлек барлыгын ачыклаган.
Бөгелмә шәһәренең Луговая урамындагы 36нчы йортта төтен суыргычы (дымоход) ишелгән. Фатирда газ котелы сүндерелгән, заглушка куелган.
Идарәче компанияләр төтен суыргычларын тикшергәннән соң, йортларда газ белән тәэмин итү торгызылачак. Инспекция килеп чыккан хәлләрнең шартларын ачыклый һәм идарәче оешмалар, газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев