Татарстанның бер авылында үгез суйганда фаҗига булган
***
Татарстанның Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган.
Авыл кешесе, үз хуҗалыгындагы үгезне суяр өчен, ярдәмгә бер төркем ир-ат чакырган. Уртак көч белән ир-атлар үгезне җиргә еккан һәм аякларын бәйләгәннәр. Шул вакытта янәшәдә басып торган 60 яшьлек хуҗаның кинәт кенә хәле начарлана, ул аңын югалткан. Ярдәмгә килгән медицина хезмәткәрләре аны коткарып кала алмаган. Ир-ат үлгән. Диагнозда «инфаркт» диелгән.
Ир-ат дальнобойщик булып эшләгән һәм икенче көнне чираттагы рейска чыгарга тиеш булган.
Ир-атның гәүдәсе янында торганда, стресстан, тагын бер авыл кешесенең хәле начарланган, табиблар аңа ярдәм күрсәтеп өлгергән.
Үгез суелмый калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев