Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның атказанган табибы вафат

Танылган акушер-гинеколог, Татарстанның атказанган табибы вафат булды.

Фото: Горздрав Нижнекамска

77 яшендә Түбән Каманың акушер-гинекологы, Татарстанның атказанган табибы Марс Хафизов вафат булды. Бу хакта шәһәрнең Горздравы хәбәр итә.

Талантлы табиб 15 ел дәвамында 2нче шәһәр хастаханәсен җитәкләде. Бу вакыт эчендә медицина учреждениесендә күз бүлеге һәм травматология бүлеге каршында ике яңа операцион зал ачылды, алар әле дә районда һәм шәһәрдә бердәнберләр булып тора. Моннан тыш, КТ аппараты барлыкка килде һәм көндезге стационар оештырылды.

Шулай ук Хафизов җирле наркология диспансерын җитәкләде, эш вакытында үзен игътибарлы, инициативалы һәм таләпчән җитәкче итеп күрсәтте. Үз чиратында, пациентлар аны акыллылыгы, профессионализмы һәм кешелеклелеге өчен хөрмәт итте.

Хафизов 14 китап һәм 200 җыр авторы иде, алар хәзер дә татар эстрадасы артистлары тарафыннан башкарыла. Моннан тыш, ул Татарстан Югары Советы депутаты иде, республика суверенитеты буенча законнар эшләүдә һәм кабул итүдә катнашты, шулай ук үз районының һәм шәһәренең үсешенә зур өлеш кертте.

Татарстанның атказанган табибы белән хушлашу 13 мартта сәгать 10:00да Түбән Каманың Үзәк мәчетендә узачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев