Татарстанның атказанган табиблары Яшел Үзән хирургларының эшен тикшерде
Татарстанның атказанган табиблары Яшел Үзән хирургларының эшен уңай бәяләде
Безнең хирургия корпусы стационарына хөрмәтле кунаклар:
- «Травматология, ортопедия һәм ашыгыч хәлләр хирургиясе» кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Вячеслав Федорович Чикаев һәм
- Медицина фәннәре кандидаты, Казанныж 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Юрий Викторович Бондарев килде.
Татарстанның атказанган табиблары пациентларны хирургларыбыз белән бергә карап чыкты, шулай ук бүлекләрне, кабинетларны, операция залларын һәм реанимацияне карадылар.
-Белемле хирурглар, үз эшенең профессионаллары. Әлбәттә, аларның аппаратурасы җитми, ә гомумән, егетлщр яхшы эшли. Без канәгать калдык, - дип йомгаклады Вячеслав Чикаев.
Вячеслав Федорович шулай ук җиденче хастаханәдә 3нче хирургиянең фәнни җитәкчесе булып тора, ул үз чиратында безнең үзәк район хастаханәсе кураторы да. Башкала белгечләренең эш визиты нәкъ менә кураторлык эше кысаларында узды.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе (ЗЦРБ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев