Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның атказанган артисты вафат

Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Госман кызы Лотфуллина (Зайцева) вафат булды.

Татарстанның атказанган артисты Лотфуллина (Зайцева) Гөлнәзирә Госман кызы вафат булды.

Ул 1954 елның 12 декабрендә Пермь якларында – Гайва поселогында дөньяга килә. Балачагы Татарстанның Сарман районы Кормаш авылында уза. 1978-1982 елларда Казан театр училищесының актерлык бүлегендә укый. 1982-1983 елларда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли. Шәхси сәбәпләр аркасында, ул театрдан китә. 1993 елда Чаллы театрына эшкә килә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын, - дип язылган Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры ВК төркемендә.

Мәрхүмәне бүген «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев