ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында санитар-экология икеайлыгы кысаларында уздырылган «ЭКОяз 2016» бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр ачыкланды.
Экология акциясенең төп призларының берсе Яшел Үзәнгә кайтты. «Татарстанның ЭКОгаиләсе» номинациясендә абсолют җиңүче булып Федоровлар гаиләсе танылды. Алар туган шәһәрләрен яшелләндерү һәм төзекләндерүдә актив катнашкан, территорияне чистарту буенча төрле чаралар уздырган, макулатура тапшырган. Һәм бу гаиләнең активлыгы игътибардан читтә калмады. Нәтиҗәдә Эльвира һәм Роман Федоровлар, аларның балалары Элина, Артур бөтен гаиләсенә шәп бүләк - кояшлы Кырымга юлламага лаек булды.
Шулай ук әлеге бәйгедә югары, урта уку йортлары, мәктәпләр дә катнашты. Әлеге номинация буенча җиңүчеләр рәтендә безнекеләр дә бар: «Татарстанның ЭКОмәктәбе» номинациясендә 9нчы лицей Мактау грамотасы һәм палатка белән бүләкләнде.
- Безгә тирә-юнебезгә булган карашны тамырдан үзгәртергә кирәк. Һәм бу эшне балалар бакчасыннан ук башлау мөһим. Яшел Үзәндә үсеш бар, килгән саен алга китеш сизелә, - дип сөйли җиңүчеләрне котларга килгән ТР экология министрлыгының үзәк территориаль идарә җитәкчесе Илһам Сабиров.
Санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанда «Иң яхшы муниципаль район» номинациясендә дә җиңүчеләр ачыкланды. Яшел Үзән беренче өчлеккә кермәсә дә, ун район исемлегенә эләгеп, 8нче урынны яулады. Әлеге бәйгенең шартлары: санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау, аларны юк итү, беркетмәләр төзү саны, өмәләрдә катнашучыларның күплеге, район территориясендә сулыкларны саклау һәм башкалар иде.
Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәргә кирәк, министрлык укучылар арасында «Мәктәп ЭКОпатруле» республика бәйгесен сентябрьгә кадәр озынайта. Әлеге вакытка кадәр сулыкларны, табигатьне пычраткан очракларны күрсәгез, фото, йә булмаса видеога төшереп, министрлыкка юллагыз. Бүгенге көнгә Татарстан буенча укучылардан 3 меңләп мөрәҗәгать кабул ителгән инде. Төгәлрәк мәгълүматны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының сайтыннан белә аласыз.
Алия Гаязова
Нет комментариев