Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Һава торышының начараюы көтелә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Синоптиклар фаразлары буенча, республиканы һава торышы начарлану көтә.

5 гыйнварда Татарстанда юеш кар явуы көтелә, җил тизлеге секундына 9 метрга кадәр артачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди каравынсорый.
Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Хәрәкәтнең каршы як полосасына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк.

Ата-аналарга һәм пассажирларга иминлек эләктерергә. Балаларны җиңел машинада 12 яшькә кадәрге алгы утыргычта йөртергә, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта бары тик авырлыкка һәм үсешенә туры килә торган балаларны тотып тору җайланмаларын кулланып кына йөртергә кирәк. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев