Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган
Фаҗига 26 августта көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.
Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Фаҗига кичә көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.
Урынга Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.
Алар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат үз кишәрлегендә су чокырын киңәйткән вакытта, өстенә балчык ишелеп, шуның астында күмелеп калган.
Коткаручылар ир-атның мәетен дүрт метрлы чокырдан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев