Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның республика балалар дәваханәсендә көздән сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утыртачаклар

Балалар республика клиника хастаханәсендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә якын киләчәктә сөяк миенең күзәнәкләрен күчереп утырта башлау планлаштырыла.

Бу хакта дәваханәнең баш табибы Айрат Зыятдинов сөйләде.

"Гемопоэтик төп күзәнәкләрне елның икенче яртысында ук күчереп утырту эшен башларга планлаштырабыз", - диде Зыятдинов.

Хастаханәдә пациентларның инде сайлап алынуы турында сөйләделәр, алар операциягә әзерләнә. Табиблар, үз чиратларында, укулар узды, хәзер әйдәүче Федераль клиникаларда практика үтәләр. Мондый пациентлар өчен үз микроклиматлары белән блок тибындагы махсус палаталар әзерләнгән. Алар барлыгы җидәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев