Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның каклаган казы һәм чәк-чәге «Россия тәмләткечләре» брендлары конкурсында җиңде

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы республиканы конкурста иң актив катнашучыларның берсе буларак билгеләп үтте.

Татарстан каклаган казы һәм Казан чәк-чәге «Россия тәмләткечләре» төбәк азык-төлек брендларының беренче милли конкурсында җиңүчеләр булды. Ярышка йомгак ясау тантанасы бүген Мәскәүдә онлайн-режимда узды.

Татарстан каклаган казы “Вкусное рядом” номинациясендә беренче урынны, ә Казан чәк-чәге “Попробуй, полюбишь” номинациясендә икенче урынны яулады.

"Проект локаль Россия продуктларына яңача карарга һәм, асылда, илебезнең уникаль гастрономик картасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Танылган көчле брендларны ачыклау буенча конкурсның бурычы Россия Президенты йөкләмәсен үтәүнең мөһим өлешенә әйләнде», - диде тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы конкурс уздыруның алга таба да кайбер чиктәш бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Бу, аерым алганда, кече предприятиеләр һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан азык-төлек продуктлары җитештерү күләмнәрен арттыру, Россия төбәкләренең экспорт һәм туристлык потенциалын үстерү һәм Россия брендларын популярлаштыру, аларның танылуын һәм кулланучыларда ихтыяҗны арттыру.

Патрушев сүзләренчә, төбәк брендлары өчен миллионнан артык интернет-кулланучы тавыш биргән. Конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 508 бренд катнашты. “Үз продукцияләрен Башкортстан, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан актив үстерде”, - дип ассызыклады министр.

Ул әлеге конкурсны ел саен уздыру планлаштырылуын билгеләп үтте. "Җиңүчеләр өчен локаль брендларны алга сөрү буенча тулы бер чаралар комплексы оештырылачак. Бу конкурста җиңү - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән конкрет гамәлләр», - дип өстәде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Төбәк брендларын җиде номинация буенча эксперт конкурс комиссиясе, ә "Безне сайлыйлар" номинациясендә җиңүчеләрне - Россиянең барлык халкы 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр узган тавыш бирү ярдәмендә билгеләде. Татарстаннан конкурста 22 бренд катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев