Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 7 кече шәһәре яңа иҗтимагый киңлекләр булдыруга федераль бюджеттан грант ала алачак

Республика командасы кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар әзерли башлады. Быел Татарстан данын Зәй, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Болгар, Лениногорск һәм Мамадыш яклаячак.

Җиңү яулаган очракта проектлар 2023 елда тормышка ашырылачак. Һәр гаризаның максаты - паркны, скверны яки яр буен төзекләндерү генә түгел, ә тормыш сыйфатын яхшырту, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү. Проектлар туристлар җәлеп итү өчен шәһәрләрнең популярлыгын арттырырга, аларны экологик яктан куркынычсызрак итәргә, районнардан яшьләр китүне киметергә ярдәм итә алачак.

7 гаризаның һәркайсы комплекслы документтан торачак, анда архитектура чишелешләрен тасвирлау һәм визуализацияләү кадрлары булачак. Һәр шәһәр буенча заявка формалаштыру өчен проект алды тикшеренүләре уздырырга, шәһәр халкы белән очрашулар, сораштырулар оештырырга, архитектура проектын төзергә, проектны икътисади яктан нигезләргә, бөтен чыгымнарын исәпләргә кирәк.

Катнашучы шәһәрләрнең берсе булган Яшел Үзән территориясе әле билгеләнмәгән. Бүген Яшел Үзән районы сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә сораштыру башлана. Яшел Үзән халкы конкурста Татарстан данын яклаячак территорияне үзләре билгеләячәк. Өч вариантның берсе өчен тавыш бирергә яки үзеңне тәкъдим итәргә мөмкин: https://forms кgle/sAvtTQ2SRxrHCRTR9. Сораштыру 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 7 шәһәрнең һәрберсе тәкъдим итәчәк конкрет киңлекләр тиздән Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының рәсми Instagram-аккаунтында игълан ителәчәк. https://www.instagram.com/park.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев