Татарстанлыларга Яңа елны гаилә белән ничек каршы алу һәм Covid йоктырмау турында  сөйләделәр
Яшәеш

Татарстанлыларга Яңа елны гаилә белән ничек каршы алу һәм Covid йоктырмау турында сөйләделәр

Бәйрәмне саф һавада билгеләп үтү куркынычсызрак.

Яңа елны бәйрәм иткәндә яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен, бәйрәмне гаилә белән каршы алырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

 

"Без бүген 65 яшьтән өлкәнрәк затларга аралашуны минимальләштерергә кирәк дип әйтәбез. Аларны карарга, бәйрәм белән котларга кирәк икән, һичшиксез, профилактик чаралар үтәлергә, битлектән булырга тиеш. Әгәр озак вакыт туганнар белән аралашмагансыз икән, Яңа елны уздырудан баш тартсагыз да була", - дип билгеләде спикер.

 

Шулай ук, Любовь Авдонина бәйрәмне саф һавада каршы алырга киңәш итте. Бу дүрт стенада торуга караганда күпкә куркынычсызрак.


Нет комментариев