Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлыларга шәхси йортларда шашлык кыздыруны тыячаклар

2021 елның 1 гыйнварыннан башлап чүп-чарны яндырырга һәм шәхси йортларда учаклар кабызырга ярамый.

Ризыкны ачык утта махсус җиһазландырылган урыннарда гына әзерләп булачак.


"Торак пунктларның гомуми кулланылыштагы җирләрендә, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан хосусый йорт биләмәләрендә учак ягу махсус бүлеп бирелгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш азык әзерләү өчен ачык утны куллану тыела", - янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләренең берсе.

Документ нигезендә, кешеләр чүп-чарны яки нинди дә булса материалларны яндыра алмаячак. Моннан тыш, шәхси яки торак йортларга якын урнашкан гомуми файдаланудагы җирләрдә янучан калдыкларны чүплекләр ясау тыелачак. Элегрәк янгынга каршы режим таләпләрендә мондый кагыйдәләр булмаган. Хәзер чүп-чар яндыруны һәм учаклар кабызуны тыю торак пунктларның гомуми кулланылыштагы территориясендә генә тарала.

Янгынга каршы режим кагыйдәләрен "регулятор гильотинасы" кысаларында яңарттылар. Алар 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак һәм 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Таләпләрне бозу ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Янгын чыкса, сумма артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев