Татарстанлыларга онкологиягә китерүче вирус турында сөйләделәр
Кеше папилломасы вирусы яман шешнең үсү куркынычын сизелерлек арттыра. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре искә төшерде.
Фото: ясалма интеллект
Бу вирусның 200гә якын төре бар, тик аларның кайберләре генә югары онкоген куркынычлыкка ия һәм аналык, бугаз һәм башка яман шешләргә китерергә мөмкин.
ВПЧның аналык муенчыгы яман шеше белән бәйләнеше 1980 елларда немец галиме Харальд цур Хаузен тарафыннан исбатланган, шуның өчен ул Нобель премиясен алган. Бу ачыш профилактик вакцина төзү нигезенә салынган.
ВПЧга каршы вакцинация беренчел профилактиканың нәтиҗәле чарасы булып тора һәм бөтен дөньяда 2006 елдан бирле кулланыла.
Прививка йоктыруны булдырмый калырга ярдәм итә һәм онкологик авырулар вирусы белән бәйле үсеш куркынычларын шактый киметә.
Исегезгә төшерәбез, төрле авыруларны профилактикалау турында халыкка мәгълүмат бирү «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев