Татарстанлыларга АЗСларда кемнәр чиратсыз ягулык сала алуын аңлаттылар
Чиратсыз хезмәт күрсәтү хокукын раслау өчен автомобилгә урнаштырылган бер юллы «Инвалид» махсус билгесе генә җитми
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Инвалидлык турындагы белешмәдә фоторәсем булмаганга күрә, заправка хезмәткәре өстәмә рәвештә паспорт күрсәтүне сорарга хокуклы.
Хәрәкәт итү җиңеллеге хокукы расланганнан соң, АЗС персоналы ягулык колонкасына килеп җитү һәм гомуми чиратта көтмичә түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Ул гына да түгел, чиратсыз ягулык салу хокукына Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары да ия.
Новый Век
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев