Татарстанлылар арасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 18 %ка артты
Республика буенча, нигездә, грипп вируслары йөри, аларның өлеше 91,2% тәшкил итә.
Гыйнварның соңгы атнасында 364 татарстанлыда грипп вирусын тапкан. Шул ук вакытта В штаммының ачыкланган грипп вируслары саны 78,6 процентка кадәр арткан.
Авыручылар санын киметү өчен ТР Роспотребнадзор профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә. 30 гыйнварга республиканың 202 балалар бакчасында һәм мәктәбендә уку процессы өлешчә яки тулысынча туктатылган. Ведомствода ата-аналарны авыру билгеләре булган балаларны белем бирү учреждениеләренә җибәрмәскә чакыралар.
Гриппка каршы вакцинация инде тәмамланды. 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, шул исәптән 400 меңнән артык бала – бу ТР халкының 49,8 проценты.
Вакцинацияләнмәгән кешеләргә җәмәгать урыннарына баруны чикләргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев