Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанлы «Россия Үлемсез полкы» Үзәк советын җитәкләде

ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры урынбасары Тимур Халиков «Россиянең үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Үзәк советының яңа рәисе булып сайланды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

2017 елдан Халиков хәрәкәтнең Үзәк штабы әгъзасы һәм Идел буе федераль округында аның координаторы булды. Хәзерге вакытта ул шулай ук ТР Рәисе каршындагы табигый монополия субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Тармакара кулланучылар советы рәисе булып тора.

2015–2019 елларда Тимур Халиков Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары булды. 2019–2022 елларда ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте «Россиянең Үлемсез полкы» — «Үлемсез полк» акциясен оештыручыларны һәм аның 202 халыкара координаторын берләштерә. Хәрәкәтнең беренче җитәкчеләре СССРның халык артисты Василий Лановой һәм армия генералы Мәхмүт Гәрәев — хәрби җитәкче һәм хәрби тарихчы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев