Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанга яңгырлы циклон якынлашты

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя.

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.

17 февральгә каршы төндә кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран. Көчле җил саклана. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев