Татарстанга быел 43 меңнән артык чит ил гражданы килгән – республика өченче урында
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында яшәүче чит ил гражданнары саны буенча илдә өченче урынны алды.
Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министры урынбасары – гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Денис Дзьоник сөйләде.
«Узган ел йомгаклары буенча республика яшәүче чит ил гражданнары саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән соң 3-нче урынны алды», – дип хәбәр итте Денис Дзьоник.
Быел Татарстанга 43 меңнән артык чит ил гражданы килеп кергән инде. Чит ил гражданнарының төп өлеше хезмәт урнаштыру яки уку максатыннан килә.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев