Татарстанда җылы көннәр 20 марттан соң башланачак
Татарстанда климат язы 20 марттан соң тулысынча урнашачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу хакта “Татар-информ”га “МЕТЕО” прогностик үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
"Тәүлекнең уртача температурасы 0 градустан югарырак менәргә тиеш", – диде эксперт. Әлеге фактор климат язын фаразлауда төп фактор булып тора.
Шулай ук кар һәм боз капламы охшашлыгын исәпкә алган фенологик яз соңрак башлана. Елгаларда боз апрель уртасыннан да иртәрәк кузгалмый, дип йомгаклады Ильин.
Татар-инофрм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев