Татарстанда җылы һава торышыннан соң, кискен суыклар килүе көтелә
Татарстан синоптиклары ноябрь өчен гадәти булмаган җылы һава торышын, кискен салкыннан алыштырачак дип фаразлый.
Киләсе атна башында ук һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
11 нче ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр республикада аномаль җылы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы +3..+8градусны тәшкил итәчәк. Яңгыр һәм көчле җил булуы ихтимал.
14 ноябрьдән Татарстанга салкын атмосфера фронты киләчәк. Яңгыр һәм кар явуы көтелә, шул исәптән юеш кар явачак.
Дүшәмбе көнне +2..-3 градус булса, 15 ноябрьдә термометр баганалары -2..-7 градусны күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев