Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшьләр өчен психологик ярдәм телефоны булдырылачак

Кайнар линия тәүлек буе эшләячәк, дип планлаштырыла.

2021 елда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы өчен өстенлекле максатларның берсе булып яшьләр өчен тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү телефоны пәйда булачак. Проект киләсе елның икенче яртысында гамәлгә ашырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ведомство башлыгының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.


"Бездә балалар ышаныч телефоны тәҗрибәсе бар, анда шалтыратырга һәм тиз квалификацияле ярдәм алырга мөмкин. Кайбер муниципалитетларда яшьләр өчен мондый кайнар линия булдыру тәҗрибәсе бар, әмма республика күләмендә мондый хәл юк әле», - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Ул республика муниципалитетларының бөтен тәҗрибәсен берләштерү һәм проектны 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип өстәде. Кайнар линия III кварталдан да иртәрәк эшләмәячәк дип көтелә.

2021 елга Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы алдында торган максатларның һәм бурычларның тулы исемлеге белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев