Татарстанда Яшел Үзән тимер юл станциясе начальнигына карата 40 мең сумлык ришвәт өчен эш кузгатылды
Россиянең транспорт Идел буе тикшерү идарәсе Яшел Үзән тимер юл станциясе җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатты.
Тикшерү версиясе буенча, шик астына алынучы, 2015 елда 40 мең сум ришвәт алып, тиешле килешү һәм рөхсәт документларыннан башка гына урланган йөк төялгән тимер юл вагоннарын бирү фактын яшергән.
Хәзер тикшерү бара, шикләнелүчегә чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Шулай ук, шикләнелүченең җинаятьчел эшчәнлегенең өстәмә эпизодларын ачыклауга юнәлтелгән чаралар уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев