Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшәүче картасы уңайлы

Яшел Үзәндә инде менә ничәнче ай кулда акча йөртүне киметү буенча проект эшләп килә. Шушы чор эчендә ул, чыннан да, ике тапкыр кимеде. Бу турыда МФТИ студентларына лекция укыганда Саклык банкы башлыгы Герман Греф җиткерде.

«Безнең эксперимент икенче елбара, Яшел Үзәндә уникаль мохит булдырдык. Ел дәвамында «кэшовый» әйләнеш күләме ике тапкыр кимеде, аны минимумга җиткерергә телибез», - дип Греф лекциясеннән цитата китерә ТАСС. - Кесәләребездә тере акча юкка чыгарга тиеш. Cash - банклар, дәүләт, кулланучыларга бик кыйммәткә төшә. Кесәдә яки букчадагы акча - аны югалтырга мең сәбәп бар».
Исегезгә төшерәбез: узган елның октябрендә Яшел Үзәндә күп функция­ле карта ярдәмендә шәһәрне контактсыз һәм кулдагы акчасыз исәп-хисапка күчерү буенча пилот проект башланган иде. Проектта Татарстан хөкүмәте, Mastercard түләү системасы, Сак­лык банкы һәм «АК Барс» банкы катнаша. Бу проектны тормышка ашыру өчен нәкъ менә Татарстанның сайлап алынуын Греф биредә кулда акча күп йөрүе белән аңлата.
Октябрьдә Греф Яшел Үзәндә булды, шәһәр халкы алдына кулга акча бирмичә исәп-хисап ясауга күчү бурычын куйды: «Безнең бурыч - 100% кулга акча бирмичә, бер счеттан икенче счетка күчерү юлы белән хисаплашу. ...Ким дигәндә 90%».
Саклык банкының «Банк Татарстан» идарәчесе Рушан Сәхбиев мәгълүматларына караганда, узган елның октяб­ренә Яшел Үзәндәге халыкның 16 %ы акчасыз юл белән хисапны өзгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев