Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшь ярымлык бала су багында батып үлгән

24 август кичендә Нурлат районы авылларының берсендә урнашкан йорт ишегалдында трактор көпчәгендә - су сибү өчен җайлаштырылган савытта яшь ярымлык малайның мәетен тапканнар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тикшерү версиясе буенча, малайның әнисе тагын бер кечкенә улы белән туганнары янында кунакта булган. Өлкәннәр өйдә булганда, балалар бакчада уйнаган, бер мизгелдә хатын балаларын карарга чыга һәм кечкенә баласын су савытында табып ала.

Әлеге факт буенча «саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

 

Фото Новости Татарстана-24 Вк төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев