Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм номер эшли башлаячак

Ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм телефон номеры октябрь аенда эшли башлаячак. Аның ачылышы өлкәннәр декадасына багышланачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, бездә балалары баш тарткан өлкән яшьтәге кешеләр бар. Төрле хәлләр дә очрый: кемдер башка шәһәргә эшкә китә, аларга ата-аналары һәрвакыт яшь һәм сәламәт булыр кебек тоела. Кызганычка каршы, өлкән кешеләр караучысыз, ялгыз кала. Без бердәм телефон номерын эшләтеп җибәрәбез. Әгәр сезнең тирә-ягыгызда, подъездда, сез яши торган йортта ялгыз өлкән яшьтәге кеше булса, 8 (800) 600-42-34 номерына шалтыратыгыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы республика халкына.

Социаль хезмәткәрләр урынга чыгып, өлкән кешенең туганнарын эзләячәкләр, ни өчен мондый хәл килеп чыкканлыгын ачыклаячаклар. Кайбер очракларда үзләренең карт әти-әниләрен кайгыртмаган олы яшьтәге балаларга алимент йөкләмәләре салу мөмкин, дип ассызыклады Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев