Татарстанда җәй эчендә җиләк-җимеш һәм яшелчә бәясе берничә тапкыр кимегән
Татарстанстат мәгълүматларына караганда 15 августтан 22 августка кадәр Татарстанда кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчә бәяләре арзанайды.
Тулаем алганда, җәй башыннан кайбер позицияләрнең бәясе 2-3 тапкыр кимегән, . Әйтик, җәй башында кәбестәнең бер килограммы 63 сум торса, хәзер ул өч тапкыр кимрәк – 21 сум.
Помидор һәм бәрәңге бу җәйдә якынча ике тапкыр арзанайды – килограммы өчен 162 сумнан 78 сумга кадәр һәм 64 сумнан 32 сумга кадәр. Банан һәм кыяр җәй дәвамында якынча бер ярым тапкыр арзанайды. Бананнарның бәясе килограммы өчен 114 сумнан 76 сумга кадәр, ә кыяр – 104 сумнан 59 сумга кадәр кимегән.
Моннан тыш, чөгендергә (килограммы 70 сумнан 34 сумга кадәр) һәм кишергә (килограммы 67 сумнан 38 сумга кадәр) бәяләр ике тапкыр кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев