Татарстанда хәрби хезмәтнең яңа форматы: чакырылыш урынына — контракт һәм дроннар гаскәре
Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучы һәр егет срочник хезмәтен контракт хезмәте белән алыштыра ала. Бу хакта безгә Яшел Үзән хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов хәбәр итте.
Илсөя Садыйкова фотосы
Аның сүзләренә караганда, пилотсыз системалар гаскәрләренә махсус шартларда контракт төзегән хәрби хезмәткәр контракт вакыты тәмамлангач, хезмәттән азат ителә ала. Контрактның минималь вакыты – бер ел.
– Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хәрби хезмәткәрләр 1,5–3 ай дәвамында махсус әзерлек уза. Контракт тәмамланганнан соң, алар сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын ала һәм барлык тиешле ташламалардан файдалана ала, – диде Самат Миңнеханов.
Дроннар, катерлар һәм җир өсте роботлары
Яңа гаскәрләрнең төп үзенчәлеге – пилотсыз оча, йөзә һәм җир өстендә хәрәкәт итә торган техника белән идарә итү. Биредә «Герань» дроннары, «Странник» гусеницалы роботлары, шулай ук экипажсыз катерлар кулланыла.
Контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Хәрби хезмәткәрне башка гаскәр төрләренә күчермәячәкләр, ә укыту Татарстанга күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итәчәк.
Геймерлар өчен өстенлек
Компьютер уеннарын яратучыларның пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге югарырак. Моның сәбәбе – кулларның вак моторикасы үсеше һәм геймерларга таныш интерфейс, ул укыту процессын тизләтә.
117 – махсус «кайнар линия»
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым «кайнар линия» ачты. Моның өчен 117 номерына шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Барлык таләпләргә туры килгән кандидатларның контактлары сайлап алу пункты белгечләренә тапшырыла.
Рекордлы түләүләр һәм ярдәм чаралары
1 гыйнвардан башлап Татарстанда контракт төзергә теләүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 млн сумга кадәр артты – бу Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында – иң зурысы.
Әлеге сумма 2,5 млн сум (Татарстан бюджеты) һәм 400 мең сумнан (РФ Саклану министрлыгы) тора.
Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Кайда мөрәҗәгать итәргә
Контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин.
Шулай ук Яшел Үзән шәһәре хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына яисә 8 800 222 59 00 яки 117 (бердәм кол-үзәк) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев