Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда веган диетасында утыручы блогер ачлыктан үлгән

Ул соңгы дүрт елда бары тик җиләк-җимеш, көнбагыш ашап, җиләк-җимештән ясалган смузи, соклар гына эчеп торган.

Блогерның танышларыннан берсе комментарийларда туташның үләр алдыннан тере мәеткә охшап калганлыгы турында язган.

 

“Аның үлемгә таба юлын җиде ел буе күзәтеп килдем. Дуслар идек, дип әйтә алмыйм, әмма язмыш безне бер тирәгәрәк ташлады. Берничә ай элек Шри-Ланкада булганда бик нык бетеренгән, аяклары күбенгән, лимфалары агып тора иде. Белмим, шундый хәлдә ничек йөри алгандыр. Авыртуга түзептер, мөгаен. Өенә дәваланырга җибәрделәр, әмма аннан качты. Ике ай элек Пхукетта күргәндә, кыяфәте бигрәк тә коточкыч иде. Бер кат өстәрәк яшәдем мин. Һәр көн саен аның мәетенә тап булудан куркып яшәдем. Дәваланырга кирәклегенә инандырдым. Ләкин ул өлгермәде”, – дип язган танышы.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев