Татарстанда узган ел 5 меңнән артык кеше алкоголь кулланудан кодлаштыру процедурасын узган
Узган елда Татарстанда алкоголь белән агулану очраклары саны 32%ка кимегән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Узган елда Татарстанда алкоголь белән агулану очраклары саны 32%ка кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Альмир Абашев сөйләде.
Үлем очракларыннан тыш алкоголь психозлары санының 21% ка кимүе күзәтелә.
"5511 кеше кодлаштыру процедурасын үтте, аларның яртысы ныклы ремиссиягә иреште. Алкоголь кулланучы ата-аналарга юнәлдерелгән "Аек тоту ноктасы" проекты кысаларында гаиләләрдә 1200дән артык баланы саклап кала алдык", – дип сөйләде Абашев.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев