Татарстанда «Үтемле торак» программасы буенча йөздән артык яңа йорт төзеләчәк
2026 елда Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 108 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Бу – республикадагы 3123 гаиләне яңа торак белән тәэмин итәргә һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә еллык планның 38,3 проценты үтәлгән. Гомуми мәйданы 57,7 мең квадрат метр булган, 1119 фатирлы 10 йорт инде кулланылышка тапшырылган.
Республиканың зур шәһәрләрендә актив төзелеш дәвам итә:
-
Казан – 774 фатирлы 5 торак комплекс төзелеп беткән, 1528 фатирлы тагын 5 йорт төзелә;
-
Чаллы – 942 фатирлы 6 йорт сафка бастырыла;
-
Түбән Кама – 170 фатирлы 2 йорт төзелә.
Шулай ук Әгерҗе, Арча, Менделеевск, Кукмара, Сарман районнарында да яңа йортлар сафка баса.
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2005 елдан бирле тормышка ашырып килә торган социаль ипотека программасы Россия өчен уникаль булып кала бирә. 21 ел эчендә 8,5 миллион квадрат метрдан артык торак кулланылышка тапшырылган, 138 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан.
Социаль ипотека отышлы шартларда фатир сатып алырга мөмкинлек бирә:
-
Еллык кредит ставкасы – 7%;
-
Беренчел взнос – 10%тан;
-
Кредит срогы – 28,5 елга кадәр;
-
Фатирлар чиста бизәлеш белән тапшырыла;
-
Фатир бәясе базар бәясеннән 30%ка арзан;
-
Хисапка басканнан соң балалары туган гаиләләргә 200 мең сум өстәмә компенсация түләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев