Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда үсмер мошенникларга 38 миллион сум акча биргән

Узган ел Татарстанда мошенниклар гамәлләреннән иң зур зыянны үсмернең әти-әнисе күргән: ул аферистларга 38 миллион сум тапшырган.

Радис ЮсуповФото: © Рамиль Гали /«Татар-информ»

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Радис Юсупов хәбәр итте.

«Бу хәл декабрь аенда булды. Үсмер ата-анасының акчаларын мошенникларга күчерде. Алар аннан кайбер мәгълүматлар алганнан соң, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, янау һәм шантаж белән шөгыльләнә башладылар. Мошенниклар ата-анасына карата җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр, янәсе акчалар законсыз юл белән алынган һәм тикшерү, декларацияләү өчен тапшырылырга тиеш, дип әйткәннәр», – дип сөйләде Радис Рөстәм улы.

Декабрь ахырында мошенниклар тагын бер балигъ булмаганны – Татарстаннан бер кызны да алдаганнар, ул 1,3 миллион сумыннан колак каккан.

«Аңа шәхси мәгълүматларның мошенникларга билгеле булуы турында хәбәр иткәннәр һәм акчаларны сакларга кирәк, дигәннәр. Бала ата-анасының банк картасын алып, банкомат аша мошенниклар әйткән счетларга акча күчергән. Алар бу имин счет, тикшерүдән соң акчалар кире кайтарылачак дип ышандырганнар», – дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев