Татарстанда уртача хезмәт хакы 14,5%ка арткан
2025 елда Татарстанда хезмәт базарында уртача хезмәт хакы 14,5%ка үскән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
«Үз һөнәрегез эчендә эш урыны алыштырганда, хезмәт хакының 15–25%ка артуы көтелә, яңа өлкәгә күчкәндә башлангыч позицияләрдә керемнең кыска вакытлы кимүе яки стагнациясе мөмкин», – дип хәбәр иттеләр белгечләр.
Күпчелек хезмәткәрләр өчен хезмәт хакы карьера алыштыруның төп стимулы булса да, эш урынын алыштыручылар беренче чиратта үсеш мөмкинлекләрен, яңа белем һәм күнекмәләрне бәяли.
«SuperJob сораштырулары буенча, кешеләрне яңа өлкәдә еш кына хезмәт хакы түгел (ул икенче урында), ә үсеш мөмкинлекләре, яңа белем һәм күнекмәләр алу кызыксындыра. Яңа һөнәр үзләштерүчеләргә яңа вазыйфада күбрәк кызыклы һәм катлаулы бурычлар булуы ошый. Сораштырылучылар еш кына яңа урында график уңайлырак, вазыйфасы югарырак, коллектив яхшырак булуы турында сөйли. Гомумән, яңа һөнәр белән канәгать булучылар канәгать булмаучыларга караганда 2,5 тапкырга күбрәк», – дип аңлатты SuperJob.ru матбугат хезмәтендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев