Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда урманнарның мәйданын арттыруга бер ел эчендә 197 млн сум акча тотылачак

Язгы урман культуралары сезонында республиканың урман хуҗалыклары 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарды.

Гомумән алганда, 2020 елда “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән, шул исәптән, техника сатып алуга - 46,4 млн. Бу хакта “Татар-информ” МА матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Агымдагы елда “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләргә телим. Аның төп максаты - 2024 елга 100% нисбәтендә урманнарны кисү һәм яңадан үрчү балансын тәэмин итү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнде. Беренче күрсәткеч - “Урманны торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәт”. Әлеге күрсәткечнең проект әһәмияте 2020 елда 69,8% тәшкил итә ", - диде спикер.

Быел урман торгызу мәйданын арттыруга федераль бюджеттан 143,4 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде, урман торгызу өчен урман орлыклары запасын формалаштыруга - 7,9 млн сум.

Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылды һәм 18 майда тәмамланды. Төбәк проекты буенча урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылган, урман үрчетү 103 гектарда башкарылган, катнаш урман торгызу - тугыз гектарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев