Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда туберкулез белән иң күп авыручылар теркәлгән районнар аталды

Соңгы 10 ел эчендә Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган туберкулез белән авыручылар саны ике тапкырдан артык кимегән, дип хәбәр итте республика буенча Роспотребнадзор идарәсе бүлек башлыгы Анна Алешина.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

2025 елда 654 яңа очрак теркәлгән – бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 17 процентка түбәнрәк. Авыруларның төп өлешен 18 яшьтән 48 яшькә кадәрге өлкәннәр тәшкил итә.

Региондагы күрсәткеч ил буенча уртача күрсәткечтән 30 процентка түбән. Әмма Татарстанның 17 районында ул республика уртача күрсәткеченнән югары. Алар исемлегендә: Менделеевск, Чирмешән, Югары Ослан, Норлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Түбән Кама, Минзәлә, Биектау, Зәй, Сарман һәм Спас районнары бар.

Анна Алешина районнар арасындагы аерманы ике фактор белән аңлатты. Беренчедән, профилактика күзәтүләре никадәр актив узу, авыручылыкны ачыклау шулкадәр югарырак. Икенчедән, кайбер территорияләрдә элек ачыкланмаган очраклар күп булган, алар 2025 ел статистикасына эләккән.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев