Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 103 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусның 103 яңачрагы теркәлгән. Алар арасында өчесе читтән кертелгән һәм 100е контакт нәтиҗәсендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"Егерме биш кеше хастаханәгә урнаштырылды, 78 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

 

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 47 кеше йоктырган. Яр Чаллыда — 24, ә Түбән Кама районында — сигез, Яшел Үзән районында — алты, Тукай районында дүрт очрак теркәлгән. Инфекция йоктыручылар республиканың барлыгы 14 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 14 октябре мәгълүматлары буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 28 239 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 23 882 кешесе терелгән, шул исәптән 39ы — узган тәүлектә.

Барлыгы 1 171 872 татарстанлы коронавирустан вакцина алган. Шул ук вакытта узган көндә 20 010 кеше прививка ясаткан. Республиканың 974 713 кешесе ике доза белән вакциналаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев