Татарстанда тәүлек эчендә 13 кеше коронавирустан үлгән
Иң яшенә бары 29 яшь була.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 13 очрагы ачыкланды. COVID-19 корбаны 29-91 яшьлек биш хатын-кыз һәм 55-82 яшьлек сигез ир-ат булды, дип хәбәр итә оператив штаб.
«Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән", - диелә хәбәрдә.
Бүгенге көндә республикада коронавирустан 1177 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев