Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә 107 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә 107 яңа Covid-19 коронавирус очрагы теркәлгән. Алар арасында сигеез читтән кертелгән, калганнары элемтәдә булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"Утыз өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.



Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 70 кеше йоктырган. Яшел Үзән районында — 12, Яр Чаллыда сигез очрак теркәлгән. Барлыгы инфекциялеләр төбәкнең 13 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 13 гыйнварына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 43 958 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 37 355 кешесе сәламәтләнде, өстәвенә, 131е узган тәүлектә терелде.

Барлыгы 2 306 478 татарстанлы вакциналаштырылган, бер көн эчендә вакцинацияләрнең саны 4502 кеше тәшкил иткән. Ике дозада да 1 866 321 кеше прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев