Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда танылган иң яхшы белгечләребез

«Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече - 2014» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында районыбыз хуҗалыкларында хезмәт куючы белгечләр дә бар. Алдынгы белгечлеребез 100 мең сумлык грант белән бүләкләнде. Котлыйбыз! «Иң яхшы икътисадчы» номинациясе - Лилия Баһаветдинова - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча киңәшчесе; Эльза Фәттахова - җаваплылыгы...

«Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече - 2014» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.
Җиңүчеләр арасында районыбыз хуҗалыкларында хезмәт куючы белгечләр дә бар. Алдынгы белгечлеребез 100 мең сумлык грант белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
«Иң яхшы икътисадчы» номинациясе - Лилия Баһаветдинова - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча киңәшчесе; Эльза Фәттахова - җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс» кошчылык комплексы" җәмгыятенең финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе;
«Иң яхшы бухгалтер» номинациясе -
Лариса Бодокия - җаваплылыгы чикләнгән «Майский» теплица комбинатының баш бухгалтеры урынбасары;
«Иң яхшы инженер-механик» номинациясе - Сергей Леонтьев - җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс» кошчылык комплексы»ның җитештерү буенча директор урынбасары;
«Иң яхшы зоотехник» номинациясе - Наил Хәйретдинов - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча киңәшчесе;
«Иң яхшы агроном» номинациясе - Шәүкәт Гыйлаҗев - «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономы;
Роза Саттарова - «ВЗП Заволжья»агроном-технологы; Энҗе Хәбибрахманова - «Майский» теплица комбинатының 3нче цехы технологы;
«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясе - Илнур Гаязиев - «Вахитов» терлек комплексының ветеринария табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев