Татарстанда талпаннар активлашты: беренче тешләү очраклары Яшел Үзән, Казан, Әлмәт районнарында теркәлде
Татарстанда талпан активлыгы сезоны башланды: беренче тешләү очрагы 25 мартта Биектау районында теркәлде, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Роспотребнадзорда.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Соңгы мәгълүматлар буенча, 27 мартка республиканың медицина учреждениеләренә талпан тешләүдән зыян күргән җиде кеше мөрәҗәгать иткән.
Тешләү очраклары төбәкнең берничә районында теркәлгән: Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Норлат районнарында, шулай ук Казанда.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, талпаннарны куркыныч инфекцияләрга тикшерү традиция буенча апрель уртасында башлана, ә хәзерге кешеләрдән алынган талпаннарның анализлары әлегә үткәрелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев