Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын коточкыч хәл: балалар бакчасыннан ике бала югалган...

Чаллыда балалар бакчадан качкан

Бу хакта социаль челтәрләрдә югалган кызларның берсенең әнисе сөйли. Аның сүзләренчә, узган җомгада төшке аштан соң аңа 80 нче «Реченька» балалар бакчасы тәрбиячесе шалтыраткан һәм кызы белән дустының саф һавада йөргәндә югалганын хәбәр иткән. Хатын-кыз ышандырганча, учреждение хезмәткәрләре аңа булган хәл турында сәгать ярымга якын хәбәр итмәгән һәм эзләүне үзләре алып барган. Баласының югалуы турында белгәч, әнисе бөтен эшен ташлап, балалар бакчасына килә. Бу вакытта кызларны инде тапкан булалар.

Бу хәлнең яхшы тәмамлануына карамастан, Чаллыда яшәүче ханым мәктәпкәчә учреждениеләрдә мондый хәлләр рөхсәт ителергә тиеш түгел дип саный. Чаллы прокуратурасы тикшерү уздырачакларын хәбәр итте.

Чыганак:Tatnews Tatar 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев